news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Башкортстан театрлары җәйге ялларга китә
Башкортстан мәдәният учаклары һәм театрлар быелгы иҗат мизгелен яба башлады
Скопировать ссылку
(Уфа, 17 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан мәдәният учаклары һәм театрлар быелгы иҗат мизгелен яба башлады.
Кичә Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры соңгы тамашасын күрсәтеп җәйге ялларга туктады.
Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры артистлары исә әле эшен дәвам итә. Алар яңа премьераның соңгы репетицияләрен үткәрә. Данлыклы академтеатр бу юлы тамашачыларга француз язучысы Роберт Вольферның “Бенджамин институты” романы буенча “Сабырлар һәм сәерләр” спектаклен әзерли. Аны Франциядән чакырылган режиссер Стефани Лойк сәхнәләштерде. Премьераны 24 һәм 25 июнь көннәрендә күреп булачак. Шуннан соң 26 июньдә “Шәүрәкәй” спектакле белән гафурилылар быелгы иҗат мизгелен яба.
Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да үз сәхнәсендә июнь аенда да тамашачылар хозурында кала. Әле татар театры да яңа премьера әзерләү белән мәшгуль. Бу юлы нурлылар рус классикасына мөрәҗәгать итте. А. Островскийның “Без вины виноватые” әсәрен сәхнәләштерә алар. Пьесаны сәхнәгә Сарытаудан чакырылган талантлы режиссер Олег Скивко куя. Декорацияләр хәстәрлеген дә үз өстенә алган ул.
Яңа спектакльдә “Нур” театрының өлкән буын артистлары да, яшь иҗат көчләре дә катнаша. Премьераны 3-4 июльдә күреп булачак. Аннан соң театр коллективы җәйге ялларга китә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot