Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әмир Кусторица «Алтын Минбәр» кинофестивале жюриен җитәкләргә ризалык биргән
Әмир Кусторица «Алтын Минбәр» кинофестивале жюриен җитәкләргә ризалык биргән
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). Быелының 10-17 сентябрьдә Казанда үтәчәк «Алтын Минбәр» П Халыкара мөселман киносы фестивале жюрие рәисе билгеле булган. Ул — танылган Югославия режиссеры, Канн кинофестивале лауреаты Әмир Кусторица. Россия кино сөючеләренә ул «Тормыш ул – могҗиза» (Zivot je cudo), «Сан-Пьер утравы тол хатыны» (La Veuve De Saint-Pierre), «Әйбәт карак» (The Good Thief), «Андеграунд» (Underground) фильмнары аша таныш.
Фестиваль, билгеле булганча, уен, документаль һәм анимацион фильмнар номинацияләрендә үтәчәк. Конкурста АКШ, Франция, Голландия, Мексика, Индонезия, Майзия, Һиндстан, Иран һ.б. илләрнең фильмнары катнашачак. Бүгенге көндә конкурсны оештыручылар исеменә 30 картина килеп ирешкән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз