Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Туймазы татар дәүләт драма театры җәйге гастрольләрен башлады
Туймазы татар дәүләт драма театры җәйге гастрольләрен башлады
(Уфа, 17 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Туймазы шәһәре татар дәүләт драма театры коллективы җәйге гастрольләрен башлап җибәрде. Иң тәүдә алар күпчелек халкын татарлар биләп торган Благовар районында чыгыш ясады.
Җәйге гастрольләр чорында Туймазы татар дәүләт театры республикадагы татарлар яшәгән алты районда үз тамашаларын күрсәтергә ниятли. Иҗади сәфәрләр репертуарында биш спектакль. Алар арасында хәзерге заман драматурглары әсәрләре дә, классик тамашалар да бар. Алдагы сәфәрләре барышында туймазылылар Бүздәк, Бакалы, Ярмәкәй, Чишмә районнары сәхнәләрендә дә чыгыш ясаячак.
Җәйге гастрольләр чорында театрның бер төркеме берничә төбәктә тамашачыларга концерт программасын да тәкъдим итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз