news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган концерт узды

Тантаналы кичәгә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары җыелды.

(Казан, 17 май, «Татар-информ»). «Башкортстан» дәүләт концерт залында Россия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт булды. «Башинформ» хәбәр итүенчә,тантаналы кичә бер сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызларын җыйды. 

Ел саен Башкортстанда Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» республика конкурс-фестивале үткәрелә. Ул халыкчанлык традицияләрен саклый һәм үстерә, шулай ук милли җырның яшь талантлы башкаручыларын ачыклый һәм этникара мөнәсәбәтләрне, халыклар дуслыгын ныгыта.

Коронавирус пандемиясе белән бәйле чикләүләр аркасында, 2020 елда конкурс онлайн-форматта үткәрелде. Катнашучылар сертификатлар, җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды. Конкурс-фестиваль кысаларында «Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулу уңаеннан 100 җыр» флешмобы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100