news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

26 апрельдә республика күләмендә үткәреләчәк бәйрәм чараларының программасы билгеле

14.00 — 16.00 сәгатьләрдә Казанда Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион шигырь бәйрәме үтә.

26 апрельдә республика күләмендә үткәреләчәк бәйрәм чараларының программасы билгеле
Рамил Гали/архив

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан тантаналы чаралар Казанда гына түгел, бөтек шагыйрьнең туган ягында — Кырлайда да була, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге.

11.30 — 13.00 сәгатьләрдә Яңа Кырлай авылында күренекле мәдәният әһелләре һәм җәмәгатьчелек катнашында Милли шигърият бәйрәме узачак. Бәйрәм Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә үткәрелә.

Әлеге бәйрәмгә барырга теләүчеләр Казаннан түләүсез трансфер белән тәэмин ителәчәк. Автобуслар Камал театры яныннан китә. бару өчен 24 апрельгә кадәр әлеге сылтама буенча заявка бирү зарури.

Казандагы бәйрәм чаралары Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую белән башланып китә. 12.00 сәгатьтә Габдулла Тукайның әдәби музеенда мәдәни программа башлана. Урам сәхнәсендә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» дип аталган шигъри-музыкаль кичә үтә.

14.00 — 16.00 сәгатьләрдә Габдулла Тукай һәйкәле янында традицион шигырь бәйрәме үтә. Биредә танылган шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясаячак.

«Мин татарча сөйләшәм» акциясе 15.00 — 20.00 сәгатьләргә билгеләнгән. Ул традицион урынында — Бауман һәм Ун иверситет урамнары чатында була. Акция кысаларында Ялкын интернет-конкурсы планлаштырыла, «Татар-дозор» квестына нәтиҗә ясала, «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла.

18.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Татарстан Президенты Габдулла Тукай премиясенең яңа лауреатларын котлаячак. Премия тапшырылганнан соң кичә «Алтын Казан» мюзиклы белән дәвам итә.

26 апрель көнне көн дәвамында Кариев театры алдында фотозона эшләячәк. Кич театрда «Печән базары» спектакле күрсәтелә. Башлана 18.30 сәгатьтә.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Я новым солнцем буду…» күргәзмәсе эшли. Анда Габдулла Тукайның билгеле фотопортретлары куелган һәм аларның тарихы тәкъдим ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100