news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Җырчы Рафис Хөснетдинов кешеләрнең өйдә торуын сорап Италиядән мөрәҗәгать яздырган

Рафис Хөснетдинов Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләргә, гомумән, барлык тыңлаучыларга бүләк итеп Хәйдәр Бигичев репертуарыннан “Бүләк ит син миңа” җырын башкарды.

Җырчы Рафис Хөснетдинов кешеләрнең өйдә торуын сорап Италиядән мөрәҗәгать яздырган

(Казан, 17 апрель», «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Италиядә яшәүче татар җырчысы Рафис Хөснетдинов Татарстан һәм Башкортстан кешеләренә коронfвирус вакытында өйдә калуларын сорап мөрәҗәгать итте. Җырчы видеомөрәҗәгатен социаль челтәрдәге аккаунтына урнаштырган.

«Бүгенге көннәрдә ике республикам да авыр көннәр кичерә. Барчагызга да сабырлык телисем килә. Без Италиядә өченче аебызны өйдән чыкмыйбыз. Өйдә калырга без сабырлык таптык», — ди җырчы татар телендә яздырылган видеоязмасында.

Ул барлык кешегә дә өйдә торырга киңәш итә. Чыгып йөрүләрнең нык хәтәр булуын искәртә. «Теләмәгән җирдән олы кайгылар килергә мөмкин», — ди Рафис Хөснетдинов.

«Вирусның төсе дә, тавышы да юк, ул ишек тә какмый. Ул сорап та тормыйча килеп керүе мөмкин. Хөкүмәт куйган барлык таләпләрне үтәргә тырышыгыз», — ди татар җырчысы.

Рафис Хөснетдинов Татарстан һәм Башкортстанда яшәүчеләргә, гомумән, барлык тыңлаучыларга бүләк итеп Хәйдәр Бигичев репертуарыннан «Бүләк ит син миңа» җырын башкарды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot