news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының чуваш авылында төрле милләт вәкилләре концерт куйды

Концерт Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Чирмешән районының чуваш авылында төрле милләт вәкилләре концерт куйды
Марат Гомәров

(Чирмешән, 17 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамиров). Чирмешән районында татар, чуваш, рус, мордва артистлары чуваш авылында концерт куйды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын чуваш, татар, рус һәм мордва халкы бер гаиләгә берләшеп ачып җибәрде.

Кармыш, Ивашкино, Әккәрәй, Күтәмә, Иске Котыш авыллары үзешчәннәре бер сәхнәдә «Без төрле, әмма без бергә» дип аталган концерт куйды. Әккәрәй авыл мәдәният йортына җыелган төрле милләт тамашачылары чыгышларны алкышларга күмде. Бу чара милләтләр арасындагы дуслыкны тагын да ныгытты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100