news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә

Оештыручылар хәйрия чарасын 20 мартка билгеләгән.

Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтү кичектерелә
Всемирный конгресс татар

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Мәскәүдә «Зөләйха күзләрен ача» фильмын күрсәтүгә бәйле 20 мартка билгеләнгән хәйрия чарасы булмаячак. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Россия 1» телеканалы «Подари жизнь» хәйрия фонды белән берлектә «Октябрь» кинотеатрында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының премьерасын күрсәтәчәген игълан иткән иде. 2 сәгатьлек фильмнан соң матбугат конференциясе планлаштырылган иде.

Матбугат конференциясендә роман авторы Гүзәл Яхина, режиссер Егор Анашкин, актрелар Чулпан Хаматова, Юлия Пересильд, Сергей Маковецкий, Евгений Морозовның катнашуы көтелә иде.

Бүген оештыручылар фильмның күрсәтелмәячәген хәбәр иттеләр. Билет алган тамашачыларга компенсация буларак, Гүзәл Яхина һәм Чулпан Хаматова имза куйган «Зөләйха күзләрен ача» китабы тәкъдим ителә. Билет бәясенең акчалата кайтару варианты да бар диелә хәбәрдә.

Оештыручылар һәм сериал актерлары белән пресс-конференция онлайн-режимда оештырылачак диелгән. Баштарак оештыручылар «Татар-информ» хәбәрчесенә җавап итеп, очрашуның онлайн режим булмавын әйткәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100