news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин җырчылар белән әңгәмәләрдә аларның белеме күренмәвенә борчыла

Татарстан Фәннәр академиясендә татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүгенге татар җырчылары белән әңгәмәләрдә шигърият һәм белем алу турында фикерләр юк дип гаҗәпләнә профессор Ким Миңнуллин. Бу фикерләрен ул җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә әйтте.

“Мин радио-телевидениедә җырчыларның фикерләвенә, дөньяга карашларына игътибар итәм. Әмма уку-укыту, белем алу турында әлеге әңгәмәләрдә бер генә сүз дә ишетеп булмый. Аларның мөгаллимнәре, тоткан юллары турында сүз юк”, - диде галим.

Ул интервьюларда музыка-сәнгатькә бәйле терминнар белән сөйләшү мәсьәләсен дә күтәрде. “Без төрле бәйгеләрнең жюри әгъзалары фикерләрен дә тыңлыйбыз. Әмма профессиональ караштан чыгып аңлатып бирүләр юк”, - диде Ким Миңнуллин.

“Әңгәмәләрдә шигърият турында, шагыйрьләр иҗаты турында җитди фикерләр күренми. Китап укуы, белем алуы турында бер сүз дә юк. Бәлкем, журналистлар тиешле сорауны бирмиләрдер. Әллә җавап ала алмыйлармы?” – дигән сорау куйды ул үз чыгышында.

Ким Миңнуллин үз чыгышында Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының җыр сәнгате юнәлешендәге эшчәнлеге белән таныштырды. “Экспедиция нәтиҗәләре буларак Мирасханәбездә 6000ләп музыкаль язма саклана. Алар барысы цифрлы форматка күчерелгән”, - дип мәгълүмат бирде ул.

Татарстан Фәннәр академиясендә "Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале һәм татар җыр сәнгате: тарих баскычлары, бүгенге торышы һәм үсеш юллары" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция программасына 29 чыгыш кертелгән иде. Аларның бер өлеше залда яңгырады. Чыгышлар барысы да җыентыкта басылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100