news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ким Миңнуллин: Безнең әдәбият-сәнгатебездә милли мәсьәләгә бәйле вирусларыбыз бар

Татарстан Фәннәр академиясендә татар җыр сәнгатенә багышланган халыкара фәнни-гамәли конференция үтте.

Ким Миңнуллин: Безнең әдәбият-сәнгатебездә милли мәсьәләгә бәйле вирусларыбыз бар
Рамиль Гали

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Ким Миңнуллин вирусларны әдәбият-сәнгать һәм милләт мәсьәләләренә дә бәйләп карый. Татарстан Фәннәр академиясендә җыр сәнгатенә багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядәге чыгышын ул шушы борчулы уйларыннан башлады.

«Борчулар чорында яшибез. Ул вируслар белән генә бәйле түгел. Безнең аннан башка да вирусларыбыз җитәрлек. Әдәбиятта, милли мәсьәләдә, сәнгатебезгә бәйле бик күп вируслар бар. Аларның күптәннән килгәннәре дә, яңа туа торганнары да бар. Без хәзер милләт буларак алга табан нинди юл белән барасыбызны билгеләргә тиешбез», — диде ул.

«Җыр сәнгате ул — җыр-моң тыңлау гына түгел. Ул милләтебезне саклау мәсьәләсе. Без бу эштә дәүләт органнары һәм җырчылар бергә уртага салып сөйләшергә тиеш», — диде Ким Миңнуллин.

«Күпчелегебез барып җитә алмаган татар төбәкләренә җырчыларыбыз барып җитә. Халык санын алуга бәйле эшләрдә, телебезне-милләтебезне саклауда без җырчыларыбызны ничек файдалана алабыз? Бу мәсьәләдә ныклап сөйләшү кирәк», — диде ул чыгышында.

Татарстан Фәннәр академиясендә «Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале һәм татар җыр сәнгате: тарих баскычлары, бүгенге торышы һәм үсеш юллары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция үтте. Конференция программасына 29 чыгыш кертелгән иде. Аларның бер өлеше залда яңгырады. Чыгышлар барысы да җыентыкта басылачак.



Галерея: Научно-практическая конференция, посвященная татарскому песенному искусству
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100