news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры апрель аенда вакытлыча спектакльләрне онлайн күрсәтүгә күчә

2020 елның 15 апреленә кадәр республикада мәдәни чаралар кичектерелә.

(Казан, 17 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры 6 апрельдән башлап спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтә башлый. Бу хакта Камал театры матбугат үзәге хәбәр итә.

«Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында 19 марттан 15 апрельгә кадәр булырга тиешле спектакльләр күрсәтелмәячәк, башка массакүләм чаралар да үтмәячәк. 19 марттан 15 апрельгә кадәр билет алган тамашачыларга билет бәясе тулысынча кире кайтарыла. Билетлар театр кассасыннан алынган булса, кире кассага тапшырыла.», — дип хәбәр итә театр җитәкчелеге.

6 апрельдә Камал театры сайтында спектакльләрне онлайн форматта һәм видеоязма рәвешендә күрсәтү сезоны башлана. Онлайн-трансляция репертуары 1 апрельдә игълан ителә. Онлай-спектакльләргә билетлар да 1 апрельдән сатуга чыга. Моңа кадәр ойнлан-билет алган тамашачыларга якын арада спектакльләрнең онлайн-трансляциясе тәкъдим ителәчәк.

Театр администрациясе онлайн-билет алучыларны, карантин беткәннән соң, шул ук билет белән, шундый ук бәядәге урында спектакльләргә чакыра.

Театрның матбугат үзәге җитәкчесе Илшат Латыйпов «Тантана» театр премиясе бирү тантанасының да тамашачысыз гына онлайн күрсәтеләчәген әйтте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының санитария-эпидемияләргә каршы комиссиясе карары нигезендә, 2020 елның 15 апреленә кадәр мәдәни чаралар кичектерелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100