news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрының яңа бинасы нинди булачагы ачыкланды

Казан мэры Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә финалга чыгучыларның исемнәрен атады.

Камал театрының яңа бинасы нинди булачагы ачыкланды

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Оксана Романова). «Ваухаус» ҖЧҖ (Мәскәү) лидерлыгындагы консорциум проекты Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы концепциясенә үткәрелгән ачык халыкара проектның җиңүчесе булды.

Презентацияне япон архитекторы Кэнго Кума башлап җибәрде, әлеге командага шулай ук Werner Sobek AG (Штутгарт, Германия) һәм Казанның танылган архитекторы Герман Бакулин проект-иҗат остаханәсе керде. Казан мэры Илсур Метшин йомгаклау матбугат конференциясендә финалга чыгучыларның исемнәрен атады.

«Фикер алышуны кичә иртән генә төгәлләдек. Бу чын мәгънәсендә архитектура бәйрәменә әверелде һәм ул һәрвакыт безнең белән булыр дип өметләнәм. Финалга барлыгы өч бюро („Метрополис“, „Ваухаус“ һәм „БЕСПОУК“) чыкты. Жюри әгъзаларының фикерләре бер-берсеннән аерылды. Нәтиҗәдә, „Ваухаус“ проекты нибары 0,7 балл өстенлек белән җиңүче дип табылды. Барыгызга да рәхмәт белдерәм!» — диде Илсур Метшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100