news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Себер татарларының моңарчы билгеле булмаган «Каләмдәр белән Сәламдар» әкияте табылган

Тылсымлы әкиятне Тубыл районы Вәцир авылында яшәүче Шиһабетдин бабай сөйләгән.

Себер татарларының моңарчы билгеле булмаган «Каләмдәр белән Сәламдар» әкияте табылган
Михаил Захаров

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан галимнәре узган ел Себер татарлары яшәгән төбәкләрдә тикшеренү уздырган. Шул чакта моңарчы билгеле булмаган борынгы әкият табылган.

«Узган ел февральдә Төмән өлкәсе Саз ягында узган экспедиция вакытында „Каләмдәр белән Сәламдар“ дигән әлегә кадәр беркайда да очрамаган тылсымлы әкият язып алынды. Саз ягы — Каспий диңгезе зурлыгында урнашкан саз эчендә урнашкан авыл җирлеге», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә филология фәннәре докторы Илсөяр Закирова.

Галимә әкиятне Тубыл районы Вәцир (Вәчир) авылында Шиһабетдин бабай сөйләвен әйтте. «Берничә риваять язып алдык. Алар арасында шушы әкият тә бар», — диде ул.

«Татар халкында әкият жанры электән үк киң таралган. Һәр авылда әкиятчеләр булган, алар кичләрен халыкка әкиятләр сөйләгән. Бу үзенчәлекле күңел ачу чарасы саналган. Себердә әкиятчеләрне „йомакчылар“ дип атаганнар. Соңгы тапкыр күләмле тылсымлы әкиятләр 1970-1975 елларда язып алынган», — дип аңлатты Илсөяр Закирова.

Галимә әйтүенчә, Себер татарлары, яшәү урыннары һәм тормыш шартларының үзенчәлегенә бәйле рәвештә, халыкның рухи кыйммәтләрен, шул исәптән фольклорын да чагыштырмача яхшы саклап калган.

«Себер татарлары фольклорында татар халык иҗатының һәр жанрына караган әсәрләр очрый. Анда дастаннар һәм тылсымлы озын әкиятләр озак заманнар популяр булган. Хәзерге вакытта Себердә яшәүче татарларның рухи мирасын өйрәнү дәвам итә», — диде ул.

Әкияттә авыл кырыендагы сулыкта Каләмдәр исемле бер бай балык тота. Балык елый һәм бай аны диңгезгә җибәрә. Каләмдәрнең әтисе моны кичерә алмый һәм Каләмдәр яр буйлап китә. Аның каршысына Сәламдар исемле егет очрый һәм алар бер шәһәргә барып, маҗараларга юлыга. Сәламдар патша кызын йотарга теләгән Аҗдаһаны үтерә һәм патшаның өч кызы да исән кала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100