news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Мирас» фестиваленең икенче концерты Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланды

«Мирас» татар музыкасы фестивале Казанда алтынчы ел уза.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Нәҗип Җиһанов исемендәге VI «Мирас» татар музыкасы фестиваленең икенче концерты күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның 100 еллыгына багышланды.

«Мирас концертында аксакалларыбыз белән бергә яшь композиторлар музыкасы да яңгырый. Кемнәрдер үз юлларын шушы фестивальдән башлады», — диде тамашачыны сәламләп Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин.

Ул «Мирас» концертларының югары дәрәҗәдә узуын билгеләп узды һәм оештыручыларга — Мәдәният министрлыгына, Симфоник оркестрга һәм аның җитәкчесе Александр Сладковскийга, арт-директор Вадим Дулат-Алиевка рәхмәтләрен җиткерде

ТР Дәүләт симфоник оркестры фестиваль өчен композиторның Фортепиано һәм оркестр өчен концертын әзерләгән иде. Солист — композитор Миләүшә Хәйруллина. Дирижер — Айрат Кашаев.

«Рөстәм Яхин татар музыкасында беренче буларак, фортепиано һәм оркестр өчен концерт язган композитор», — дип таныштырды алып баручылар.

Программада Рөстәм Яхин, Нәҗип Җиһанов, Сара Садыйкова, Әнвәр Бакиров, Резеда Әхиярова, Рәшит Кәлимуллин, Эльмир Низамов көйләренә җырлар яңгырады.

Җырларны Илүсә Хуҗина, Филүс Каһиров, Илнар Миранов һәм Илгиз Мөхетдинов башкарды. Концертта «Өзелгәнсең сиреньнән», «Көтәм сине» кебек таныш көйләр белән бергә җыр премьерасы да булды. Рәшит Кәлимуллинның «Мин татар» дип аталган җыры беренче тапкыр башкарылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100