news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗедә «Созвездие-Йолдызлык-2021» фестивале була

Катнашучыларга гариза юлларга кирәк.

(Әгерҗе, 17 февраль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 19 февральдә район мәдәният йортында «Созвездие — Йолдызлык — 2021» эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең муниципаль этабы узачак.

Фестивальдә аерым коллективлар да, эстрада жанрында чыгыш ясаучы 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге башкаручылар да катнаша ала.

Фестиваль «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр», «Хореография», «Конферанс», «Җырга иң яхшы музыка» композитор номинациясе, «Иң яхшы җыр тексты» шигъри номинациясе, «Иң яхшы видеоклип» номинацияләре буенча уза.

Фестивальдә катнашырга теләк белдергән коллективлар яки башкаручылар билгеләнгән үрнәктәге гаризаларны 18 февральгә кадәр omp_agryz@mail.ru электрон адресына юллый ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot