Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Дәүләт иҗат коллективларының «Казан гастрольләре» проектын Буа театры башлый
Татарстан Мәдәният министрлыгының Казан шәһәре мәдәният идарәсе белән уртак проектында республиканың унҗиде иҗат коллективы катнаша.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 17 февраля, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан мәдәният оешмаларының «Казан гастрольләре» проектын Буа театры башлап җибәрә.
«28 февральдә Константиновка бистәсендә Татарстанның халык артисты Раил Садриев моноспектакль күрсәтәчәк», — дип хәбәр итте Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов.
ТР Мәдәният министрлыгының Казан шәһәре мәдәният идарәсе белән уртак проектында республиканың унҗиде иҗат коллективы катнаша. Алар Казан тирәсендәге бистәләрдә урнашкан мәдәният сарайларында чыгыш ясаячак.
Проектның бер максаты — Казан территориясенә кергән мәдәният сарайларында мәдәни тормышны җанландыру. Бу клублар барысы да төзекләндерелгән. Алар иҗат коллективларын кабул итәргә әзер.
Заллар эпидемиологик вазгыятьне искә алып әлегә 50 процентка гына тутырыла. Әмма вазгыять уңай якка үзгәрер дигән өмет бар.
Проект сигез ай — җәйге ике айлык ял белән ноябрь аена кадәр дәвам итәчәк
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз