^Татар җырын башкаручыларның II Халыкара бәйгесен ачу булды

^Татар җырын башкаручыларның II Халыкара бәйгесен ачу булды

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Кичә Казандагы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концерт залында Татар җырын башкаручыларның Илһам Шакиров исемендәге II Халыкара бәйгесен ачу тантанасы булды. Аны ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров ачып җибәрде.

«Дөнья буйлап сибелгән татар халкы арасыннан талантлы яшьләрне ачу максатыннан оештырылган әлеге бәйгенең әһәмияте чиксез. Ул талантларны барлау белән бергә, ерактагы кардәшләребезне мәркәзебезгә туплый. Өч көн дәвамында яшьләребез татар халык җырларын башкарып көч сынашачак. Әлеге сынауда аларга уңышлар телибез», - диде үзенең чыгышында А.Җаббаров.

Татар җырын башкаручыларның географиясе быел да шактый киң. Анда Казаннан һәм республиканың күп кенә шәһәр-районнарыннан тыш, Мәскәү, Томски, Омски, Нефтекамск, Оренбург һәм Уфа шәһәрләреннән, шулай ук Чиләбе өлкәсеннән һәм Чуашстаннан барлыгы илле бер конкурсант катнаша .

Инде бәйгенең жюри әгъзалары да төгәл мәгълүм. 11 кешедән торган жюри составының рәисе итеп Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина билгеләнгән. Жюри сәркатибе – ТР мәдәният министрлыгының сәнгать эшлеклесе, иҗат берлекләренең үзара бәйләнеш бүлеге башлыгы, сәнгать фәннәре кандидаты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Зөлфирә Салихова. Жюри әгъзалары – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры Венера Ганиева, Россиянең атказанган, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, БР ның С.Юлаев исемендәге дәүләт бүләге иясе Идрис Газиев, Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты, Мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Римма Ибраһимова, Татарстанның халык артисты, ТР ның Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның халык артисты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Клара Хәйретдинова, шулай ук Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, композитор Резеда Әхиярова, Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге дәүләт бүләге иясе, Мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Салават Фәтхетдинов, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт Советы президиумы әгъзасы, шагыйрь Роберт Миңнуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының мәдәният, сәнгать һәм спорт бүлеге баш референты Галия Акчурина. Конкурсның сәнгать җитәкчесе – Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, ТР ның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге һәм Россиянең «Алтын Апполон» премиясе иясе Илһам Шакиров.

Бүген Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бәйгенең икенче туры башлана. Анда конкурсантлар кичә узган жирәбә буенча чыгыш ясаячак. 19 февраль көнне конкурсының икенче туры, ә 20 се көнне исә Гала-концерты шушы ук концерт залында узачак. Җиңүчеләргә бүләкләр тантаналы рәвештә 21 февральдә Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тапшырыла.