news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан язучылар берлеге әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә

Беренче очрашу Ркаил Зәйдулла белән 19 гыйнварда Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

Татарстан язучылар берлеге әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан язучылар берлеге «Гомер чалымнары» дип исемләнгән әдәби очрашулар циклын башлап җибәрә.

Беренче очрашу шушы көннәрдә 60 яшен тутырачак халык язучысы — Берлек рәисе Ркаил Зәйдулланың үзе белән булачак.

«Бу очрашуда сез аңа үзегезне кызыксындырган сорауларны бирә аласыз», — дип хәбәр итә Язучылар берлегенең матбугат үзәге.

Кичә 19 гыйнварда, 17.00 сәгатьтә Язучылар берлегенең Тукай клубында була.

news_right_1
news_right_2
news_bot