news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театрында Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була

Зур залда «Өйләнәм.тат» спектакле күрсәтеләчәк.

Камал театрында Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 7 февральдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Зур залында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗановның юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә программасында актерның иҗатташ дусларыннан котлаулар һәм «Өйләнәм.тат» спектакле, диелә хәбәрдә.


Әхмәтҗанов Илдус Хәниф улы - Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты — 1988, Татарстанның халык артисты — 1996, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты — 2000, Россиянең атказанган артисты - 2013.

Ул 1950 елның 19 июнендә Татарстанның Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1973 елда Ленинград театр институтын (ЛГИТМИК, татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Күпкырлы драматик һәм комик рольләр иҗат итүче танылган артист. Сәхнә эшчәнлеге белән бер үк вакытта татарчага пьесалар тәрҗемә итә, нәфис сүз остасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100