news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфаның «Нур» Татар дәүләт театры «Галиябану» спектакленең премьерасын тәкъдим итте

Спектакльне Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин сәхнәгә куйган.

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Уфаның «Нур» Татар дәүләт театрында Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакльнең премьерасы булды. Спектакльне Башкортстанның халык артисты, Ш.Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Азат Җиһаншин сәхнәгә куйган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Театр өчен теләсә нинди премьера да — вакыйга, ә «Галиябану»ның премьерасы — башкорт һәм татар театрлары өчен икеләтә вакыйга. «Галиябану» пьесасы ике тугандаш республикада ике тугандаш халык өчен иң яраткан пьесаларның берседер, мөгаен. Мирхәйдәр Фәйзи үзе дә «ике йортта» яшәгән бит – Оренбург губернасында туган, Орскида укыган, шуннан соң Казанга күчеп киткән, вакыт-вакыт Башкортстанда да яшәгән һәм эшләгән, ә гомеренең соңгы елларында Баймак районында гомер иткән.

Узган гасырның 70нче елларында «Галиябану» спектаклен Рифкать Исрафилов беренче тапкыр Башкорт драма театры сәхнәсендә куйган, шуннан соң ул күп еллар театр репертуарыннан төшмәгән. Казанның Г.Камал театры сәхнәсендә «Галиябану» ун тапкыр куелган, соңгы тапкыр ул 2015 елда, 24 ел үткәннән соң сәхнәләштерелгән. Менә ни өчен «Галиябану»ны сәхнәгә кую – һәрвакыт зур җаваплылык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100