news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәидә Мөхәммәтҗанова Санкт-Петербургта беренче концертын куя

«Концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак», — диде яшь җырчы.

Сәидә Мөхәммәтҗанова Санкт-Петербургта беренче концертын куя
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Иртәгә 19.00 сәгатьтә «Голос» телепроекты финалисты, яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанованың Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласында «Этносфера. Восток-запад» дип исемләнгән беренче концерты булачак.

«Санкт-Петербургның дәүләт академия капелласы җитәкчелеге минем җырлауны ошаткан һәм сольный концерт белән чакырырга булды. Концерты Денис Кучеров оештыра. Концертта кларнет, дудук, уд, фортепиано, баян кебек уен кораллары яңгыраячак. Денис Кучеров этник бәрмә уен коралларында уйнаячак», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Сәидә Мөхәммәтаҗанова сүзләренчә, концертта рус милләте кешеләре шәрык көйләрен, татар җырларын музыка уен коралларында яңгыратачак. «Концертның үзенчәлеге дә шунда. Татар халык җырларыннан тыш, рус, төрек, гарәп, инглиз җырларын да ишетеп булачак», — диде ул.

Җырчы узган ел Санкт-Петербургның Dairafest дигән шәрык этник фестивалендә катнашкан булган. Фестивальне оештыручы Денис Кучеров аны «Голос» телепроектында катнашканнан бирле ел саен шул фестивальгә татар мәдәниятен танытырга чакырган булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100