news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә Габдулла Тукай шигырьләренең уникаль җыентыгын тәкъдим иттеләр

Җыентык гарәп графикасында өч тапкыр: Казанда 1914 һәм 1918 елларда, шулай ук Токиода 1933 елда басылган булган.

Мәскәүдә Габдулла Тукай шигырьләренең уникаль җыентыгын тәкъдим иттеләр
https://tatmsk.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның уникаль җыентыгын («Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре») тәкъдим иттеләр.

Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр иткәнчә, безнең көннәргә кадәр бу җыентык гарәп графикасында һәм өч тапкыр гына: Казанда 1914 һәм 1918 елларда, шулай ук Токиода 1933 елда басыла. Кириллицада беренче тапкыр китап быел Казанда — Татарстан китап нәшриятында дөнья күрде.

Вәкиллектә әйтүләренчә, китапта яңа әсәрләр юк, ә барлык шигырьләр авторның билгеләре буенча шагыйрь үзе теләгән тәртиптә урнаштырылган.

Җыентыкны төзүче Гүзәл Төхвәтова, басманың мөхәррире Рәмзия Шакирова һәм Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәехов әлеге чарада китап эшләү турында сөйләделәр.

Басманы тантаналы рәвештә Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100