news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендәге җырлар тупланган «Халык җырлары» китабы чыкты

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган ядкәрләр арасында да борынгы җырлар, кыска җырлар һәм такмак-такмазалар, шулай ук совет чорында иҗат ителгән җырларның текстлары бар.

XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендәге җырлар тупланган «Халык җырлары» китабы чыкты
kitaphane.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә 24 нче китап дөнья күрде. «Халык җырлары» җыентыгына XVII–XX гасыр кулъязма истәлекләрендә теркәлеп калган 11 лирик җыр һәм 473 кыска (дүртьюллык) җыр текстлары тупланган. Бу турыда Татарстан Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Милли китап» нәшриятында чыккан әлеге китапны төзүче, басмага әзерләүче һәм әтрафлы кереш мәкалә авторы — археограф, текстолог Раиф Мәрданов.

Беренче бүлектә 11 җыр тексты бирелә. Аларның иң элеккесе XVII гасырның икенче яртысына карый. Татар кулъязма истәлекләренең XVIII гасырдан борынгырак чорларда иҗат ителгәннәре, иҗтимагый, тарихи һәм табигый сәбәпләр аркасында, аз сакланып калган. Бу тупламда «Бакча-сарайда», «Үткән гомер», «Шомыртым», «Җанашым», «Башмагым» кебек лирик җырларны күрергә була.

Китапның икенче бүлегендә XIX гасыр башыннан алып 1930 нчы елларга кадәрге кулъязмаларда теркәлгән дүртьюллык җырлар тупланган. Җырларның күбесе гыйшык-мәхәббәт, туган җирне сагыну, авыр тормыш һ.б. турында.

Җыр һәм моң — кешелек дөньясының иң гаҗәп могҗизаларыннан берсе. Борынгырак җыр текстлары күпсанлы шәкерт дәфтәрләрендә, иске кулъязма җыентыкларда һәм хатлар кебек язма чыганакларда хәзергәчә килеп ирешкән. Халкыбызның моң мирасы теркәлгән кулъязма истәлекләр күп, диелә хәбәрдә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100