news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Иртәгә «Казан утлары» журналы оештырган әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

Бүләкләү тантанасына гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

Иртәгә «Казан утлары» журналы оештырган әдәби бәйге җиңүчеләрен бүләкләячәкләр

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 17 декабрьдә, 14:00 сәгатьтә «Казан утлары» журналы редакциясе оештырган ««Шифалы куллар» әдәби конкурсы һәм «Татарстан. Тарих. Шәхесләр» әдәби очерклар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләячәкләр.

«Шифалы куллар» конкурсы сәламәтлек сагында торучыларның хезмәтенә әдәбиятыбыз аша игътибар юнәлтү, татар әдәбиятын сәламәтлек саклау, медицина өлкәсенә караган әсәрләр белән баету, иҗатта яңа авторлар табу, алар белән даими хезмәттәшлек итү максатында «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Казан утлары» журналы редакциясе, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә оештырылган иде.

«Татарстан. Тарих. Шәхесләр» конкурсы очерк жанрын үстерү, рухи кыйммәтләрне, патриотизм хисләрен пропагандалау, республикабызда телләрне саклау һәм үстерү, яңа авторларны табу, алар белән хезмәттәшлек итү максатыннан, «Казан утлары» журналы редакциясе тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына багышлап уздырылды.

Чара «Татмедиа» агентлыгының конференцияләр залында узачак

«Татар-информ» сайтында бүләкләү тантанасының онлайн-трансляциясе оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot