news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов язучыларны татар теле укытучылары белән чагыштырды

Бүген Татарстан язучылар берлегенең идарә утырышында ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Сүз Россия язучылар берлеге белән хезмәттәшлек формалары турында барды.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов язучыларны татар теле укытучылары белән чагыштырды

«Мин сездән иҗтимагый активлык сорыйм. Комиссия телгә ихтыяҗның рухи вакуумын тутырырга тырыша. Без сездән актив ярдәм көтәбез. Халык белән очрашыгыз, мәктәпләргә, балалар бакчаларына йөрегез!», — диде Марат Әхмәтов бүген язучыларның идарә утырышында.

«330 кешенең бөтенесе дә аякта да түгелдер, ләкин бит йөри алган 100 язучы бардыр. Тел ул Миңнеханов белән Мөхәммәтшинга һәм миңа гына кирәк дип уйламагыз! Ул сезгә кирәк!», — диде ул әлегә активлыкның бигүк тоелмавын ассызыклап.

Язучылар очрашуларда актив булуларын, әмма әлегә эпидемиологик хәлнең очрашулар уздырырга комачаулавыннан зарланды. Аксакал язучылар бөтен иҗат берлекләре бердәм эшләсә максатка ярашлы булачагын әйтте.

«Телне саклау өчен сөйләшү кирәк. Үзегезне алар белән чагыштырмагыз. Сез үзегезне мәктәптәге татар теле укытучысы белән чагыштырыгыз!» — дип җавап бирде Марат Әхмәтов. Ул республиканың милли тормышы җанлы булырга тиешлегенә басым ясады.

Марат Әхмәтов ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе ярдәме белән үткәрелә торган әдәби конкурс барышы турында да сорашты. Язучылар әсәрләрнең төрле сыйфатта булуын әйттеләр, шушы көннәрдә конкурсның беренчел нәтиҗәләре барлыкка киләчәк.

Бүген Татарстан Язучылар берлегенең идарә утырышында ТР Президенты карамагындагы татар телен саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов катнашты. Сүз Россия язучылар берлеге белән хезмәттәшлек формалары турында барды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100