news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең атказанган артисты Юрий Черкасов вафат

Актер белән хушлашу 17 ноябрьдә иртәнге сәгать унбердә театрда узачак.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россиянең атказанган артисты Юрий Черкасов 59 яшендә вафат булды. Бу хакта Моссовет исемендәге театр матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Артистның үлем сәбәбе хәбәр ителми.

Актер белән хушлашу 17 ноябрьдә иртәнге сәгать унбердә театрда узачак. Артист Митин зиратында җирләнәчәк.

  • Юрий Черкасов ГИТИСны тәмамлаган, 1990 елдан бирле Моссовет исемендәге театрда эшләгән. Актер «Очарование зла», «Мосгаз», «Форс-мажор», «И все-таки я люблю…» һ.б. фильмнарда уйнаган.
news_right_1
news_right_2
news_bot