news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Наил Мәһдиев Яңа ел уңаеннан күңел ачу чараларыннан баш тартырга тәкъдим итте

Чаллы мэры сүзләренчә, Яңа елны бәйрәм итү форматы әле билгеләнмәгән, әмма ул мөмкин кадәр чикләнгән булачак.

Наил Мәһдиев Яңа ел уңаеннан күңел ачу чараларыннан баш тартырга тәкъдим итте
Набчелны.ру

(Чаллы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы мэры Наил Мәһдиев иртәнге киңәшмәдә Яңа ел уңаеннан үткәрелә торган күңел ачу чараларын мөмкин кадәр чикләргә тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Яңа елны каршы алу форматы әле билгеләнмәгән, әмма ул мөмкин кадәр чикләнгән булачак.

«Мәскәү мэры Сергей Собянин Яңа ел уңаеннан күңел ачу чараларын үткәрмәскә дигән карар чыгарды. Бездә мегаполис түгел, әлбәттә, әмма куркыныч һәркайда бар. Без дә бәйрәм программасына билгеле бер төзәтмәләр кертербез дип уйлыйм. Мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре бүгенге вазгыятькә тәнкыйть белән карарга, иртәнге бәйрәмнәр һәм Яңа ел тамашаларына үз тәкъдимнәрен кертергә тиеш. Бу уңайдан карар якын арада халыкка игълан ителәчәк», - диде Мәһдиев.

Наил Мәһдиев шулай ук курчак театры директорына шелтә белдерде, аны Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роспотребнадзор) ковид-таләпләрне бозуда гаепле дип тапкан. Әйтик, балаларның әти-әниләре социаль челтәрләрдә театрда тамашачыларның тыгыз утыруына зарланган. Мәдәният учреждениесенә штраф салынган.

«Театр җитәкчесе – тәҗрибәле кеше. Ул ничек мондый хәлгә юл куйган? Юкса, зал тамашачылар белән 50 процентка гына туларга тиеш дип гел кабатлап торабыз», - диде Наил Мәһдиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100