news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак

Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.

Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак
Солтан Исхаков/архив

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Язучы Гүзәл Яхинаның чираттагы китабы Идел буендагы ачлык турында роман булачак. Бу хакта язучы социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

«Китап март аенда басылып чыгар дип уйлыйм. Эшче исеме — „Эшелон на Самарканд“. Әлегә шуны гына әйтә алам», — дип язган ул.

«Бу китап балаларын Идел буендагы ачлыктан коткару турында. Вакыйга 12923 елда „Дзержинский поездларының“ берсендә бара. Ачлыктан интеккән балаларны туграк регионнарга илткән эшелоннар шулай аталган. Сүз алты атнага сузылган юлга чыккан эшелон турында», — дигән Гүзәл Яхина роман турында биргән интервьюсында.

Язучы яңа романын роман-сәяхәт, роман-маҗара дип атый.

Язучы Гүзәл Яхина Казанда туып үскән. «Зөләйха күзләрен ача» романы белән танылды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot