news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы театры яңа бинада яңа сезонын Илгиз Зәйниев спектакле белән ачты

Спектакль яңа сәхнәдә ике көн рәттән - 14 һәм 15 ноябрьдә аншлаг белән күрсәтелде.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Чаллы театры үзенең яңа сезонын Илгиз Зәйниевның «Туйга ничә көн кала…» музыкаль комедиясе белән ачты. Бу яңа бина сәхнәсендә куелган беренче спектакль.

«Илгиз Зәйниев — хәзерге заманның актуаль сорауларына җавап эзләүче драматург. Феминизм, өйләнешү кебек актуаль проблемаларны яктырткан „Туйга ничә көн кала…“ әсәре шуның бер дәлиле. Күңелле җырлар, рэп белән бизәлгән музыкаль комедия яшьләрнең мәхәббәтне каян табарга соң дигән эзләнүенә ярдәм итәр», — дип тасвирлый театрның матбугат хезмәте яңа спектакльне.

Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов куйды.

Спектакль яңа сәхнәдә ике көн рәттән - 14 һәм 15 ноябрьдә аншлаг белән күрсәтелде.

Театрның яңа бинасы сентябрь аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Театрга Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. Театрның яңа бинасы Низаметдинов урамы, 29нчы йорт адресы буенча урнашкан.

Театрның ноябрь аена афишасы белән аның социаль челтәрләрдәге аккаунтында танышырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100