news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Голос» тамашасының яңа сезонында Александр Градский Динә Гарипованы сайламады

Хәзер Динә Градсковский театрында эшли.

«Голос» тамашасының яңа сезонында Александр Градский Динә Гарипованы сайламады
Татар-информ архивы

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Яшел Үзәндә туган, «Голос» тамашасының беренче сезоны җиңүчесе Динә Гарипова музыкаль шоуның юбилей сезонында катнашты. Артист чыгышын инстаграмда үз сәхифәсендә куйды.

«Мине караучыларга һәм минем өчен җан атучыларга рәхмәт. Мин бу сәхнәгә кабат чыгуым һәм якын остазларымны күрүемә шатмын. Юбилей сезонында катнашучыларның барысын да котлыйм һәм үзләрен яхшы яктан күрсәтүләрен телим. Бу конкурс сезгә яңа мөмкинлекләр бүләк итсен һәм талантыгызны тулысынча ачсын. Үзегезгә ышаныгыз!», — дип теләгән ул.

Шоуда Динә Гарипова «А напоследок я скажу» романсын җырлады. Ул башкаруы белән берьюлы Дима Билан, Леонид Агутин һәм Пелагея күңеленә үтеп керә алды, әмма Александр Градскийның кәнәфие шул килеш калды. Җырчының 2012 елда «Голос» шоуындагы остазы үз укучысына борылмады.

«Мин сине танып бетермәдем. Иң кызыгы, теге юлы мин сиңа берүзем борылган идем!», — диде ул көлеп.

Хәзер Динә Градский театрында эшли.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100