news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан рәссамнары Хөррият авылының табигатен киндер тукымага төшерә

Ютазы җирендә Татарстан рәссамнары пленар утырышы быел җиденче тапкыр уза.

Татарстан рәссамнары Хөррият авылының табигатен киндер тукымага төшерә
http://yutazy.ru/

(Ютазы, 16 октябрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Бу көннәрдә Ютазы районының Хөррият авылы янында урнашкан «Дубравушка» балалар лагеренда Татарстан рәссамнары матур табигатьне ясый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Татарстан Республикасыннан тыш, Башкортстан, Чувашстан, Мәскәү һәм башка төбәкләрдән килгән рәссамнар Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәгендә Ютазы районының гүзәл табигатен киндер тукымага төшерә.

Алар арасында Хөррият авылы матурлыгы белән беренче тапкыр күзгә-күз очрашып, гашыйк булган кешеләр булса, арада җиденче тапкыр килгән рәсем сәнгате осталары да бар.

Ютазы җирендә Татарстан рәссамнары пленар утырышы быел җиденче тапкыр уза.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100