Фоат Галимуллин: “Роберт Миңнуллин дәүләти карашлы шагыйрь”

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 60 яшь тулуга багышланган әлеге җыен Казан, Башкортстан һәм Удмуртиядә галимнәрен бер мәйданга туплады
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында “Хәзерге татар әдәбияты һәм Роберт Миңнуллин” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция уза. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинга 60 яшь тулуга багышланган әлеге җыенда Казан галимнәре белән бергә, Башкортстан һәм Удмуртиядән дә күпсанлы кунаклар катнаша.
Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән иң элек университетның ректоры Рәдиф Җамалетдинов мөрәҗәгать итте. Үз чиратында, ул бу җыенның юкка гына биредә узмавына басым ясап, 80 ел дәвамында татар теле һәм әдәбияты укытучылары әзерләп чыгаручы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының мәшһүр язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез үрнәгендә әдәбият дөньясына яшь талантлар бүләк итүдә роле зур булуын ассызыклады.
“Әйтергә кирәк, Роберт Миңнуллин халкы язмышы, аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында уйламыйча кала алмый иде. Аның әле җитмешенче елларда, ягъни иҗатының башында ук язган “Шәһри Болгарда” шигыре әдәбиятыбызга дәүләти карашлы шагыйрь килүен күрсәтә иде”, - дип, әдәбият белгече Фоат Галимуллин үзенең чыгышында Р.Миңнуллинны танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе буларак ачып бирде һәм фикерләрен шагыйрьнең иҗат җимешләре белән раслап барды.
Конференциянең пленар утырышында шулай ук “Роберт Миңнуллин лирикасында “эстетик дөнья сурәте”, “Хәзерге шигъриятебез үсешендә Р.Миңнуллинның роле”, “Милли тойгылар җырчысы”, “Р.Миңнуллинның әдәби тәнкыйть эшчәнлеге” кебек темаларга чыгышлар яңгырады.
Хәзерге вакытта җыен эше “Р.Миңнуллин — шигърият тылсымчысы” һәм “Әдип иҗатында лирик һәм иҗтимагый дөнья” дигән секция утырышларында дәвам итә.