news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кырым татар театры сәхнәсендә Туфан Миңнуллинның «Сөяркә» спектакле күрсәтелде

Кырымда Гафури исемендәге Башкорт драма театры гастрольләре уза.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Кырым татар академия музыкаль-драма театры сәхнәсендә Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры гастрольләре уза. Уфа театры «Зур гастрольләр» төбәкара программасында катнаша. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Ачылыш тантанасында театр директоры Иршат Фәйзуллин сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

14-15 сентябрьдә Симферополь тамашачылары «Сөяркә» (авторы – Туфан Миңнуллин, режиссеры — Айрат Абушахманов) һәм «Мәхәббәт кошлары» (авторы – Илшат Йомаголов, режиссеры — Фиргать Гарипов) спектакльләрен карады. 16 сентябрьдә артистлар режиссер Илсур Казакбаев сәхнәләштергән «Мышиная история» (Дюла Урбан әкияте буенча) спектаклен һәм «Сөясеңме, сөймисеңме» (Флорид Бүләков) трагикомедиясен тәкъдим итәчәк.

«Зур гастрольләр» программасы зур һәм кечкенә шәһәрләрдә яшәүче тамашачыларга Россия һәм чит ил сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән танышырга мөмкинлек бирә. Проектны Россия Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча «Росконцерт» музыкаль һәм фестиваль программалары дирекциясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100