news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе Мәскәүдә күрсәтелә

Спектакль Казан Дәүләт консерваториясенең Опера студиясе һәм «Tatarica» оркестры тарафыннан әзерләнгән.

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). «Видеть музыку» фестивале кысаларында Мәскәү шәһәренең Галина Вишневская исемендәге опера үзәгенең театрында «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә Казан консерваториясенең матбугат үзәге.

Спектакль Казан Дәүләт консерваториясенең Музыкаль театры һәм «Tatarica» оркестры тарафыннан әзерләнгән. Режиссеры Ринат Бикташев.

Нәкый Исәнбәт либреттосы буенча язылган «Хуҗа Насретдин» музыкаль комедиясенең музыка авторлары — Җәүдәт Фәйзи һәм Ильяс Камал.

Казан Дәүләт консерваториясенең Опера студиясе, сәнгать җитәкчесе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Әлфия Җаббарова.

«Tatarica» оркестры, сәнгать җитәкчесе Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов. Дирижёр - Ильяс Камал.

Спектакль бүген 19.00 сәгатьтә башлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100