news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Милли китапханәсе китапларны күчерү өчен волонтерларны җәлеп итәчәк

Волонтерларга «мәдәни» бонус бүләк итү планлаштырыла.

Татарстан Милли китапханәсе  китапларны күчерү өчен волонтерларны җәлеп итәчәк
Михаил Захаров

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Милли китапханәсе үз фондларын «Казан» милли-мәдәни үзәге бинасына күчерү өчен волонтерларны җәлеп итәргә планлаштыра. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Инициатива Татарстан мәдәният министры һәм төбәкнең «Мәдәният волонтерлары» проекты вәкилләре тарафыннан алдан хупланды.

Хәзерге вакытка 250 мең берәмлек әйбер күчерелгән, тагын 1,5 миллион китап, документ, вакытлы басма һәм 1,6 млн берәмлек патентны күчерергә кирәк булачак.

Кремль урамындагы бинадан күченү сәбәпле, Татарстан Милли китапханәсенең китаплар бирү һәм уку залында хезмәт күрсәтү буенча турыдан-туры функцияләре вакытлыча туктатылган. Китап бирү буенча башка филиаллар да (Театр урамы, 5 һәм Карл Маркс урамы, 36) эшләми. Милли мәдәни үзәкнең реставрацияләнгән бинасы китапханә буларак эшен (китаплар бирү) ноябрь азагыннан да иртәрәк башлый алмас дип фаразлана, ә декабрьдә уку залларын ачу планлаштырыла.

Агымдагы ай ахырына Татарстан Мәдәният министрлыгы волонтерларны җәлеп итү графигын, эш күләмен билгеләргә һәм аларны бүләкләү мәсьәләсен хәл итәргә ниятли.

Әлегә «Казан» милли-мәдәни үзәгенең яңартылган бинасында бары тик иҗтимагый киңлек зонасына гына кереп була, тавыш яздыру студиясе һәм театраль киңлек эшли башлый. Хәзер беренче каттагы бүлмәләр белән танышу танышу өчен бушлай экскурсияләр уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100