news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Радий Хәбиров Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде

Башкортстан Башлыгы халык артистының туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорады.

Радий Хәбиров Хәмдүнә Тимергалиева вафатына бәйле кайгы уртаклашу белдерде
Салават Камалетдинов

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Хәмдүнә Тимергалиеваның үлеме — аның иҗатын яратучылар өчен зур югалту. Бу турыда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммада язган.

«Без татар һәм башкорт сәхнәсендә якты йолдыз булып балкыган талантлы якташыбыз белән горурланабыз», — ди Хәбиров.

«Хәмдүнә Тимергалиеваның репертуарында халык җарылары белән бергә хәзерге эстрада композиторлары әсәрләре дә зур урын алып тора иде. Ул башкарган җырлар милли җыр сәнгатенең алтын фондына керде. Җырчының иҗатын яратучылар, Башкортстан халкы югалту ачысын уртаклаша. Артистның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруны сорыйм», — диелә Радий Хәбиров телеграммасында..

Сишәмбе Казанда Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлашу чарасы узды. Аны соңгы юлга озатырга иҗатташ дуслары, тамашачы, республиканың рәсми затлары килде. Анда Башкортстанның Борай районы башлыгы урынбасары Гимир Нурутдинов район үзәгендәге бер урамга Хәмдүнә Тимергалиева исеме биреләчәге турында әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100