news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камал театры яңа сезондагы спектакльләрен туры эфирда онлайн күрсәтәчәк

Билетларны алдан алырга тәкъдим ителә, чөнки һәр трансляциянең вакыт чикләве бар.

Камал театры яңа сезондагы спектакльләрен туры эфирда онлайн күрсәтәчәк
Илнар Төхбәтов

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Камал театры яңа сезонда онлайн-спектальләрне дәвам итә. Спектакльләр туры эфирда күрсәтеләчәк. Дөньяның һәр почмагында шушы минутта уйналган спектакльне карап булачак. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Спектакльләрнең интернет трансляцияләрен Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истамбул — бөтен дөньяда онлайн караганнар инде. Моның өчен Камал театры сайтына kamalteatr.ru кереп, онлайн спектакльләргә билет алырга кирәк. Билетны эфир тамамланганчы гына сатып алырга була. Спектакльне карый башлагач, карап бетерү өчен тагын 24 сәгать бирелә.

Туры эфирлар рус теленә субтитрлар белән тәэмин ителә. Спектакльне компьютер, телефон, Smart TV технологиясе булган телевизорлар аша карарга була. 

Туры эфирлар афишасы: 

  • 23 сентябрь «Исәнмесез?!»
  • 30 сентябрь «Әтәч менгән читәнгән»
  • 7 октябрь «Ак калфагым төшердем кулдан»
  • 28 октябрь «Көтәм сине»
  • 1 ноябрь «Миркәй белән Айсылу»
  • 25 ноябрь «Җанкисәккәем»

Туры эфирларга билетлар алу тәртибе:

  1. Сайтны ачарга kamalteatr.ru
  2. Үзегез турында мәгълүматны тутырып, регистрация үтәргә. Почтага килгән хат аша электрон почтаны расларга. 
  3. «Афиша» бүлеген ачарга.
  4. Спектакльне сайлаганнан соң «Туры эфир сатып алырга» төймәсенә басарга. 
  5. Билет сайлаганнан соң «Кәрҗингә» керергә. 
  6. «Түләү» төймәсенә басарга. 
  7. Түләү битендә банк картасы мәгълүматларын тутырып, сумманы түләргә. Түләнгәннән соң трансляциягә сылтама белән электрон почтага хат киләчәк.  
  8. Тиешле көндә һәм тиешле вакытта сылтама яки театр сайтындагы шәхси кабинет аша спектакльне карарга мөмкин.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100