Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Болгар музеенда Абдулла Алишка багышланган рәсемнәр күргәзмәсе ачылды
Болгарда күргәзмә ачылу тантанасы вакытында бөтенроссия балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясалды.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Болгар музей-тыюлыгында бөек татар шагыйре Абдулла Алишның тууына 112 ел тулуга багышланган «Абдулла Алиш иҗатына балалар карашы» дигән балалар рәсемнәре күргәзмәсе ачылды. Бу хакта «Яңа тормыш» газетасы яза.
Бер үк вакытта музейда 1-4 сыйныф укучылары арасында бөтенроссия рәсем конкурсына йомгак ясалды. Аны оештыручылар балаларның киң даирәсен иҗади хәрәкәткә җәлеп итәргә, сәләтле яшь рәссамнарны ачыкларга, укучыларда Абдулла Алиш иҗади мирасына кызыксыну уятырга тырышкан.
Свердловск өлкәсеннән бәйгедә Красноуфимск шәһәр округы, Артин шәһәр округы һәм Түбән Серга муниципаль районы белем бирү этномәдәни (татар) компонентлы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз