news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды

2019 ел премиясе зәйлеләргә яхшы таныш, рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрә, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Надежда Чепурнаяга бирелде.

Зәйдә Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшырылды
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 16 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Зәйдә ике елга бер мәртәбә мәдәният, сәнгать, әдәбият, телне үстерүгә зур өлеш керткән затларга якташ язучыбыз Сөббух Рәфыйков исемендәге премия тапшыру традициясе яшәп килә. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүген язучының исемен йөртүче үзәк китапханәдә Сөббух Рәфыйковның туган көненә һәм аның исемендәге премия тапшыруга багышланган тантанада китап сөючеләр, җәмәгатьчелек вәкилләре, премия лауреатлары, язучының туганнары катнашты.

2019 ел премиясе зәйлеләргә яхшы таныш, рус телендә иҗат итүче җирле шагыйрә, актив хатын-кызларның берсе, хәйриячелек белән шөгыльләнүче Надежда Чепурнаяга бирелде. Премияне район башлыгы Разиф Кәримов тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100