news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәдәни инициативалар фонды грант бирүгә гаризалар кабул итүне игълан итте

Конкурска йомгак Координация комитеты утырышында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Мәдәни инициативаларның президент фонды грант конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте. Гариза бирү кампаниясе 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

«Без мәдәни инициативалар фонды сайтын эшләтеп җибәрәбез. Бу сайтта конкурс турындагы нигезләмәнең төп документын укырга мөмкин булачак, — дип сөйләде фондның генераль директоры Роман Карманов. — Мәдәни инициативалар Президент фонды эшчәнлегенең төп максаты — мәдәният, сәнгать һәм креатив, иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне тәэмин итү».

Гаризалар «Бөек рус сүзе», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Мин горурланам», «Ил тарихы. Мөһим вакыйга», «Көч алу урыны», «Күпмилләтле халык» юнәлешләре буенча кабул ителәчәк. Алар барысы да милли һәм мәдәни кыйммәтләрне популярлаштырырга ярдәм итә.

Грантларга дәүләт компанияләре, дәүләт учреждениеләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, шәхси эшмәкәрләрдән, шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләреннән тыш, оешмалар, шул исәптән коммерциялеләр дә дәгъва итә ала.

Конкурска йомгак Координация комитеты утырышында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак.

21 апрельдә Президент Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында илдә мәдәни инициативалар фонды төзеләчәген белдерде. Ул сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектларга президент грантлары бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100