news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэриясе «Саумы, Казан» әдәби бәйгесе үткәрелүе турында искәртә

Татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләр 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан мэриясе «Саумы, Казан» әдәби бәйгесе игълан ителүе турында искә төшерә. Әлегә конкурска гаризалар саны күп түгел.

«Без „Саумы, Казан!“ дигән хикәяләр конкурсы үткәрә башладык. Катнашучыларның күбрәк булуын теләгән идек. Чөнки мин Кариев театрында эшләгәндә „Асыл“ драматургия конкурсы уздырып бик күп гаризалар алган идек», — ди Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

«Темасы Казанга гына бәйле булгангамы — хатлар азрак. Бәлки яңа әсәр соралуы да кыенлык тудыргандыр. „Асыл“ конкурсына драматурглар булган әсәрләрен җибәрде», — дип дәвам итә ул.

Оештыручылар ачыклык кертүенчә, бәйгедә ике номинация каралган — 18 яшьтән 35 яшькә кадәр кешеләр һәм 35 яшьтән өлкәнрәкләр. Беренче урынга — 80 мең, икенче урынга — 50 мең, өченче урынга 30 мең сум биреләчәк. Акчалата премия ике номинациягә аерым бирелә.

Авторларның моңа кадәр беркайда да басылмаган әсәрләре каралачак. Катнашучыларның Казанда яшәве шарт түгел. Конкурсның игътибар үзәгендә — Казан шәһәре, үзләрен чын Казан кешесе итеп тоючы кешеләре, шәһәр тормышын сурәтләгән тарихлар.

Татар һәм рус телләрендә язылган хикәяләр 31 июльгә кадәр kazankonkurs2021@mail.ru электрон адресына кабул ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100