news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Арлекин» фестивале лауреаты булды

„Хикмәт әкиятләре“ әлеге фестиваль кысаларында татар телендә уйналган беренче спектакль.

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры артисты Эльдар Гатауллин «Иң яхшы ир-ат» роле номинациясендә «Арлекин» театр фестивале лауреаты булды. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә.

Кариев театрының яшь артисты «Хикмәт әкиятләре» спектаклендә Сукыр падишаһның кече улы һәм Кара Сәйфи рольләрен башкара.

«Хикмәт әкиятләре» спектакле «Спектакльнең үзенчәлеге һәм сәнгати бөтенлеге өчен» фестиваль дирекциясенең махсус премиясе лауреаты да булды.

«Безнең өчен бу, чыннан да, тарихи вакыйга, чөнки „Хикмәт әкиятләре“ әлеге фестиваль кысаларында татар телендә уйналган беренче спектакль. Артистларыбызны, режиссер Сойжин Жамбалованы һәм спектакльнең барлык иҗат төркемен уңышлы чыгыш ясаулары белән чын күңелдән котлыйбыз», — дип яза театрның матбугат үзәге.

«Арлекин» — балалар өчен театр сәнгате фестивале. XVIII Бөтенроссия «Арлекин» фестивале Санкт-Петербург шәһәрендә узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100