news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Язучы Әхмәт Дусайлы вафат

Мәрхүмне иртәгә, 17 июньдә, Мөслим районының Баек авылында җирлиләр.

Язучы Әхмәт Дусайлы вафат

(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Танылган язучы Әхмәт Дусайлы вафат. Язучыга 70 яшь иде. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.

Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа. Тәүге хикәяләре, очерк язмалары Мөслим һәм Тукай район газеталарында, республика журналларында, «Әфган кызалаклары» (1991) кебек күмәк җыентыкларда дөнья күрә, ә 1992 елда «КамАЗ» нәшриятында повесть һәм хикәяләре тупланган беренче китабы басылып чыга.

1994 елда Әхмәт Дусайлы бер төркем Чаллы журналистлары белән берлектә «Хәерле иртә» исемле газета һәм тагын бер елдан газета каршында шул ук исемдә хосусый нәшрият оештыра. Мөхәррир-нашир буларак, газетаны да, нәшриятны да ул үзе җитәкли. Әлеге нәшриятта 2000 елга кадәр төбәк язучыларының дистәләгән шигырь һәм проза китаплары нәшер ителә.

Мәрхүмне иртәгә, 17 июньдә, Мөслим районының Баек авылында җирлиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100