news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы Түбән Әлки авылында яңа клуб төзеләчәк

Мәдәният йорты 200 урынга исәпләнгән.

(Әлки, 16 июнь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы Түбән Әлки авылы киләсе елда яңа клублы булачак. Биредә 200 урынлы заманча мәдәният йорты төзү 2021 елгы республика программасына кертелгән. Бу хакта район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина хәбәр итте.

Түбән Әлкинең мәдәният учагы 1986 елда салынган. 2002 елда биредә капиталь ремонт үткәрелде. Хәзер инде клуб бинасы бик тузган. Түбәсеннән яңгыр үтә, кышларын биредә салкын була.

«Соңгы елларда районда мәдәният учреждениеләре төзү һәм ремонтлау буенча бик күп эшләнә. 2012 елдан бирле авылларда 10 клуб сафка басты, 5 мәдәният йорты капиталь төзекләндерелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot