Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак
Мемориаль такта Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортта урнаштырылачак.
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). Казанда бөек татар җырчысы Илһам Шакиров хөрмәтенә мемориаль такта куелачак. Мемориаль тактаны Казанның Николаев урамындагы 5 нче йортта урнаштырачаклар. ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документта билгеләп үтелгәнчә, республика Хөкүмәте ТР Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең җырчыга истәлек тактасы кую турындагы тәкъдимнәре белән килешкән.
«Бу йортта 1974-2005 елларда бөек татар җырчысы, РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров яшәгән», - дип мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз