news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Опера җырчысы Илһам Вәлиевкә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде

Әлеге мактаулы исемгә ул музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен лаек булды.

Опера җырчысы Илһам Вәлиевкә «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде
Башкорт дәүләт опера һәм балет театры фотосы

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Башкортстанның атказанган артисты — Башкорт опера һәм балет театры солисты Илһам Вәлиев «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 15 майда шул хактагы указны имзалаган.

Тенор «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә әлеге мактаулы исем бирелүе турында язып чыккан.

Документ нигезендә, «Татарстанның халык артисты» дигән мактаулы исемгә ул музыка сәнгатенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен лаек булган.

Илһам Вәлиев 2002 елдан — Башкорт дәүләт опера һәм балет театры, 2010-2016 елларда — Екатеринбург дәүләт опера һәм балет академия театры солисты. «Алтын битлек» фестивале жюриеның махсус премиясе лауреаты. Хәзерге вакытта Казан, Пермь һәм Чиләбе театрлары белән хезмәттәшлек итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100