news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Музейлар төне» уңаеннан Ислам мәдәнияте музеенда шамаилләр күргәзмәсе тәкъдим ителде

Ислам мәдәнияты музеенда узган күргәзмәдә Илһам Шакиров туграсы да бар иде

«Музейлар төне» уңаеннан Ислам мәдәнияте музеенда шамаилләр күргәзмәсе тәкъдим ителде
Михаил Захаров

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Кичә Ислам мәдәнияте музеенда каллиграф Әлфия Исхакованың бер көнлек күргәзмәсе оештырылды.

Ислам мәдәнияте музеенда, «Музейлар төне» Бөтенроссия акциясе уңаеннан, кичә кич белән каллиграф Әлфия Исхакова күргәзмәсе, мастер-класслар һәм «Кол Шәриф коды» квесты узды.

  • 18 май — Халыкара музейлар көне, шул уңайдан төрле илләрдә «Музейлар төне» үткәрелә, 15 май әлеге акцияне Россия музейлары оештырды. Әлеге акциянең үзенчәлеге — музей эшчәнлегенең төнгә кадәр булуы.

Каллиграф Әлфия Исхакова күргәзмәсе тугра һәм шамаилләрдән тора иде. Ул үзе күргәзмәсе хакында сөйләде, музейга килгән кешеләрне экспонатлары белән таныштырды.

«Шамаил — ул татарларны башка халыклардан аерып торган сәнгать төре. Мондый кулдан ясалган шамаилләр Идел буе татарларында гына бар», — диде ул экскурсия башында. Шулай ук ул көнбатыш фәлсәфәсендә нокта — ул ахыр, төгәлләнү булса, ислам фәлсәфәсендә нокта — ул һәр нәрсәнең башлангычы икәнен аңлатты.

Нота язуында кулланыла торган скрипка ачкычы сурәтләнгән туграда гарәп графикасында Илһам Шакиров исеме язылган иде.

Әлеге күргәзмәдән тыш, музейның башка экспозицияләре белән танышырга теләүчеләргә «Кол Шәриф коды» квестын үтәргә тәкъдим ителде. Квест дәвамында командаларга бүленгән кешеләр, интеллектуаль биремнәр үтәп, сорауларга җавап эзли-эзли, үзләре музей экспонатлары белән танышып барды. «Безгә мондый форматтагы экскурсия ошый, ялыктырмый», — диделәр квест катнашучылары.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100