Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Табан» хип-хоп фестивалендә Башкортстан һәм Татарстаннан җиде артист катнашачак
Фестиваль 22 апрельдә Werk арт-киңлегендә уза.
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда узачак «Табан» хип-хоп фестивалендә Башкортстан һәм Татарстаннан җиде артист катнашыр дип көтелә.
Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 22 апрельдә 21.00 сәгатьтә ике республиканың иң яхшы милли рэп-сәхнәсе вәкилләре онытылмаслык кичә оештыру өчен Werk арт-киңлегендә җыелачак.
Катнашучылар арасында рэпер Усал, татар трэпы вәкиле K-Ru, диджей Malsi Music, Башкортстан рэперы Rena RNT, башкорт панкы Nail Bashstyle, битмейкер 911th, Rody Dillon һәм Уфаның AWLAK коллективы бар.
«Әлеге чараның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында оештырылуы символик мәгънәгә ия. Чөнки башкортлар – этнографик һәм мәдәни яктан безнең иң якын күршеләр. Без моның тугандаш халыклар белән дуслык һәм хезмәттәшлек үрнәгенә әверелүен телибез», - дип өстәде Гафаров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз