news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кариев театрының «Tamga» лабораториясе мәктәп темасына багышлана

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында III «Tamga» режиссерлар лабораториясе 19-24 апрельдә уза.

Кариев театрының «Tamga» лабораториясе мәктәп темасына багышлана
Солтан Исхаков

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының чираттагы «Tamga» режиссерлар лабораториясе мәктәп темасына багышлана. Ул театрда 19 апрельдә старт ала.

«Мәктәп киңкырлы төшенчә. Ул Кариев театры тамашачысына бик якын тема. Былтыргы лабораториягә әкият темасы алынып, ул кечерәк балалар өчен булса, быелгысы зуррак балаларны күздә тота», — диде лабораториянең кураторы Нияз Игъламов.

«Сөмбел Гаффаровның „Самат һәм Кара Король“ пьесасы кече яшьтәге балаларны күздә тотып сайланды. Икенчесе — Дана Сидерос псевдонимы белән язучы Мария Кустовскаяның әсәре. Өченче эскиз Америка язучысы Селеста Инг китабы буенча куелачак», — дип программа белән таныштырып үтте театр директоры Луиза Янсуар.

Сөмбел Гаффарова әсәре 6+ яшь чикләре белән билгеләнгән. Дана Сидеросның «Сиңа да кагылса» пьесасы 12+ чикләрендә бирелә. Ә инде өченче әсәрдә 16+ тамгасы тора. Яшь чикләренә килгәндә, «режиссер күзаллауларыннан соң бу саннар метаморфозалар кичерергә мөмкин» дип искәртте Луиза Янсуар.

Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында III «Tamga» режиссерлар лабораториясе 19-24 апрельдә уза. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь режиссерлар Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов катнаша.

«Tamga» режиссерлар лабораториясе Кариев театрында 2019 һәм 2020 елларда узды. Аның беренчесендә чыккан эскизлар җәмәгатьчелектә каршылык тудырган иде. Икенчесе — әкиятләргә багышланганы пандемия чорына туры килгәнгә күрә тамашачыга тәкъдим ителә алмады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100