news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең заман» фестиваленең сайлап алу этаплары графигы билгеле

Фестивальнең гала-концерты 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда Гран-при иясе булган команда игълан ителә.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). IX «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең сайлап алу этаплары узачак көннәр билгеле.

 «Бүген республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә IX «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышы узды», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Альберт Кәримов утырышта ТР Министрлар Кабинетының фестивальне үткәрү турында карары чыгуын, бюджеты раслануын, фестивальне үткәрү вакыты, зона сайлап алу этапларын оештыру урыннары билгеләнүен хәбәр иткән. Ул Татарстан Президенты тарафыннан «Безнең заман» фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрү бурычы куелуын ассызыклаган.

Быел зона этаплары түбәндәге тәртиптә узачак: 8-9 октябрь — Әлмәт; 15-16 октябрь — Түбән Кама; 22-23 октябрь — Казан; 29-30 октябрь — Яшел Үзән. Алга таба зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13 ноябрьдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенең концертлар залында очрашачак, анда фестивальнең суперфиналы узачак.

Фестивальнең гала-концерты 15 ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак, анда Гран-при иясе булган команда игълан ителә, ТР Президентының традицион күчмә кубогы һәм 500 000 сум күләмендә акчалата премия тапшырыла. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

Утырышта катнашучыларга «Наше время-Безнең заман» проекты җитәкчесе Айдар Гайнетдинов хәбәр иткәнчә, фестивальнең быелгы сезонында бурыч — яңа катнашучыларны (федераль компанияләр, эре ритейлерлар, шулай ук төрле муниципаль предприятиеләр вәкилләрен) җәлеп итү.

«Безнең фестивальдә катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта. Егет-кызлар югары башкару дәрәҗәсен, без тәкъдим иткән мөмкинлекләрне, жюри һәм фестиваль педагоглары ягыннан осталыкны күрә, бушлай мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, слетлар, шулай ук фестиваль мәйданчыкларында хөкем сөрә торган кабатланмас атмосфераны көтеп ала», — дигән ул.

  • 2020 елгы фестивальдә 41 муниципаль берәмлекнең 156 оешмасыннан 1240 конкурсант катнашты, аларга 108 призлы урын бирелде. Узган ел Гран-прига «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ командасы лаек булды. «Безнең заман геройлары» призын «Түбән Кама Нефтехим» командасы яулады. 
  • Катнашу өчен гаризалар BZZM.RU сайтында кабул ителә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100